Алмадан как ясау
Алманың эчен чистартабыз. Кабыгын әрчемәскә дә мөмкин.
(Тәтеш, 16 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Алманың эчен чистартабыз. Кабыгын әрчемәскә дә мөмкин. Алма якынча 1 килограмм булырга тиеш. Калын төпле кәстрүлгә бушатабыз һәм төбенә ярты стакан су салып, талгын утта пешәргә куябыз. Алма йомшаргач, блендер белән пюре булганчы изәбез. Пюрены болгатып торып, артык дымы парга әйләнсен өчен тагын бераз сүрән утта тотып алабыз.
Пешерү кагазе (пекарская бумага) алабыз. Аның өстенә көнбагыш мае сөртәбез һәм катнашманы булдыра алганча тигез итеп, 7-8 миллиметрдан да калын итмичә кәгазьгә җәябез. Пюре кибеп, кулга ябышмый башлаганчы духовкада иң сүрән утта киптерәбез. Плитәдә температура 100 градустан да югары булмаска тиеш. Как кипкәч тулысынча суынганны көтәргә кирәк. Суынган какны кагазеннән куптарыр өчен әйләндереп каплыйбыз һәм кәгазьне су белән юешлибез. 5 минутка калдырып торабыз һәм сак кына салдырабыз. Алма кагы әзер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев