Апрельдә язның чынлап торып сулыш алуы сизелә
------------
(Тәтеш, 4 апрель, «Тәтеш таңнары»)
Кучкарларның карьера ягыннан да, шәхси тормышта да уңышларга ирешүдә күп мөмкинлекләре барлыкка киләчәк.
Үгезбозаулар – ай күңелле һәм уңышлы булачак. Эшләрне җайга салу, шулай ук яңа башлангычлар өчен кулай вакыт.
Игезәкләр – бу айда сезне күп күңелле хәлләр көтә. Сәламәтлек планында – салкын тиюләргә юл куймагыз.
Кыслаларга иркен сулыш алырга да була: сез мартта күп эшләдегез һәм билгеле бер уңышларга ирештегез.
Арысланнар финанс тотрыклылыгына һәм яраткан кешеләре, гаиләсе белән матур мөнәсәбәтләргә исәп тота ала.
Кызлар – авырлыклар сезнең холыкны бары тик чыныктырачак кына һәм файдалы тәҗрибә китерәчәк. Апрельдә рухи үсеш ягыннан зур мөмкинлекләр ачылачак.
Үлчәүләр гаять күп көч һәм куәт өстәлүен тоярлар. Барлык башлангычларда да уңыш юлдаш булачак.
Чаяннар – апрель көтелмәгән хәлләр белән тулыланачак, алар һәрвакытта күңелле булмаячак. Бу айда сак булыгыз, бөтен кешегә дә ышанмагыз.
Укчылар – бу айда сез үзегезнең барлык сорауларга җавап алачаксыз. Тормышыгыз ай башында ук инде яхшы якка үзгәрәчәк. Стресслардан читтә булырга тырышыгыз.
Кәҗәмөгезләр – язмышның көйсез хәлләренә карамастан, апрель яхшы булачак.
Сукоярлар – үзегезнең планнарга ачыклык кертегез һәм билгеләнгән юлдан тайпылмагыз.
Балыклар – күк яктырткычлары яңа җиңүләргә ирешергә ышаныч бүләк итәчәк, ә якын кешеләрегез янәшәгездә булачак, сезне үзләренең ярдәмнәре белән тәэмин итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев