Аш-су серләре
Киңәшләрдән файдаланыгыз.
(Тәтеш, 15 август, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы).
*Парда тотылган 3 литрлы банкага 3-4 абрикос, 5-6 слива, 7-8 чия, 2 стакан шикәр комы һәм кайнап чыккан су салырга да тимер капкачлар белән ябарга. Калын итеп төреп, бер тәүлеккә калдырырга.
*Яшелчәләрне караңгыда сакларга кирәк. Яктыда алардагы каротин таркала башлый.
*Кара миләш кайнатмасы артык төче булмасын өчен, миләшнең 1/5е кадәр алма яки 1 кило җимешкә 2 грамм исәбенннән лимон кислотасы кушалар. Иң элек миләшне кайнар суда 3-5 минут пешекләп алырга кирәк.
*Кызыл чөгендерне тозлы суда пешермәгез. Югыйсә аның тәме бозыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев