БАВЫРДАН САЛАТ
Кирәкле әйберләр: майонез – 190 грамм. Маринадлаган вак кыяр – 10 данә. Тавык бавыры – 345 грамм. Йомырка – 5. Кишер, суган – 4әр.
(Тәтеш, 27 декабрь, "Тәтеш таңнары").
Кирәкле әйберләр: майонез – 190 грамм. Маринадлаган вак кыяр – 10 данә. Тавык бавыры – 345 грамм. Йомырка – 5. Кишер, суган – 4әр.
Пешкән бавырны саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз.
Пешкән кишерне эре угычтан уабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз да эре угычтан уабыз. Озынча савытка ризыкларның яртылаш итеп катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы...
Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Өстен вак угычтан уылган йомырка сарысы белән бизәп куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев