Базилик белән баклажаннар
Үзенчәлекле тәм биреп торган хуш исле салат.
(Тәтеш, 18 июль, "Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова). 1 кило баклажан алабыз, саламлап турыйбыз, тоз сибәбез һәм 30 минутка калдырып торабыз. Аннары баклажан кисәкләренең согын сыгабыз һәм көнбагыш мае салынган табада уртача утта яртылаш әзер булганчы кыздырабыз. Кыздырылган баклажаннарны тирән савытка салабыз, базилик катнашмасы һәм туралган сарымсак (1 кило баклажанга бер бәйләм базилик һәм 3-4 теш сарымсак) салабыз. Шуннан соң шулай ук баклажан һәм тәмләткечләргә түбәндәге катламны кушабыз.
Утта маринад әзерлибез: 1 литр кайнап торган суга 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы аш серкәсе өстибез. Баклажаннарга кайнар маринад салабыз, өстенә авыр әйбер куябыз (баклажаннар тулысынча маринадта булсын өчен). Маринад суынгач, аны 12 сәгатькә суыткычка куябыз. Тәмле, хуш исле ризык бәрәңге, макарон яки үзен генә ашар өчен дә бик әйбәт. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев