Борычлы кәбестә
Сезгә борычлы, тәмле итеп тозланган кәбестә рецепты тәкъдим итәм, ул 10-12 сәгатьтән әзер була.
(Тәтеш, 5 февраль, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)). Моның өчен безгә кирәк булачак: 2 кило кәбестә, 3 кишер, 1 литр су, 2/3 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, ярты стакан көнбагыш мае, ярты стакан 9%-лы аш серкәсе, 1 аш кашыгы төелгән кызыл борыч (бер кисәк кузаклы ачы борыч та ярый), 5-6 данә канәфер, 1 чәй кашыгы төелгән кориандр, бераз куркума, яшеллек.
Кәбестәне шакмаклап турарга, кишерне угычтан уарга, барысын да банкага тутырырга, туралган яшеллек өстәргә, тәмләткечләр белән кайнатылган маринадны шуңа коярга.Банканы 10-12 сәгать тотарга, аннары суыткычка куярга. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев