Бәрәңге кабыгыннан төнәтмә – карлыган өчен яхшы ашлама
Әлеге төнәтмә ярдәмендә карлыганнар эре һәм татлы була.
(Тәтеш, 6 июль, "Тәтеш таңнары", Алсу Җиһаншина фотосы). Тәҗрибәле бакчачылар өстәмә тукландыруны җимешлек барлыкка килгәндә, җимешләр өлгергән вакытта, уңышны алыр алдыннан куакларны тамыр астыннан һәр 10 – 14 көн саен сибү юлы белән эшкәртеп торырга киңәш итә. Әлеге төнәтмә ярдәмендә карлыганнар эре һәм татлы була. Кабыкларны (сөзелгән төнәтмәне) крыжовник, кура җиләге, бакча җиләге, бакча чәчәкләре һәм хәтта бүлмә үсемлекләренә дә файдаланырга мөмкин. Помидор, борыч, баклажан кебек, шундый җиләк-җимешле культураларны мондый ысул белән ашларга кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев