Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Чөгендер яфрагыннан кәтлит

Кәтлит кайнар килеш тә, суык килеш тә шактый тәмле!

(Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таңнары"). Рецепт: Чөгендер яфрагыннан кәтлит

Бер уч (зурлыгына карап – 8-9) чөгендер яфрагын вак итеп турыйсың.

Суган, укроп, петрушка турап кушасың. 1-2 йомырка сытасың. 1-2 аш кашыгы сохари оны һәм бераз он кушып болгатасың. Тоз-борыч – тәменчә. Ботка сыман катнашма барлыкка килә, сыеграк булса да ярый. Табага кашык белән салып, ике яклап кыздырасың. Табынга каймак белән һәм укроп яки петрушка белән куярга була. 
Кәтлит кайнар килеш тә, суык килеш тә шактый тәмле!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев