Дару еракта түгел — ул безнең аяк астында гына икәнен беләсезме?
Гади тузганак чәчәге дә буыннар, муен авыртканда, артрит интектергәндә ярдәм итә ала/
Күпләр белми дә, кулланмый да. Мисалга, тузганак мае очлыклар сызлаганда, баш авыртканда да файдалы. Әлеге май белән авырткан урынны яхшылап ышкырга гына кирәr/
Тузганак чәчәген экологик яктан чиста урыннан җыярга киңәш ителә. Юл буйларыннан җыя күрмәгез!
Тузганак маен ясау өчен:
— 500 гр чәчәк
— 1 литр югары сыйфатлы салкын ысул белән сыгылган үсемлек мае кирәк
Чәчәкне җыйгач банкага тутырыгыз. Өстенә май агызып, банканы марля белән каплагыз һәм караңгы урынга куегыз. Банка 3 атна торырга тиеш. Чәчәкләр көрән төскә кергәч, майны сөзеп, караңгы һәм салкынча урында саклагыз/
P.S. Табиб белән киңәшләшеп куллану сорала
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев