Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Елена Гурьяновадан патшаларча каз

Шәһәрле Елена Гурьянова газета укучыларыбыз белән үзенең Яңа ел сыен ­уртаклашты

Патшаларча каз

– Без бәйрәмне һәрчак гаилә белән каршылыйбыз һәм күп еллардан бирле инде патшаларча каз әзерләү бездә төп ­ри­зык булып тора.   

Каз түшкәсен зур ки­сәкләргә бүләсең, тозлыкка (тоз, су һәм кирәгенчә тәмләткечләр) саласың һәм шуны төнгелеккә кал­дырасың, бер тәүлек тотсаң тагын да яхшырак. 

Әче алманы һәм грушаны кисәкләргә турыйсың. Әгәр булса, айва да алырга мөмкин. Ике уч йөземне, кара җимешне һәм күрәгәне җебетәсең.

Тирән таба тө­бенә фольга җәясең, каздан кисеп алынган майны шуңа тигез итеп түшәп чыгасың, өстенә каз ки­сәкләре куясың, аннары – җиләк җимеш катламы, кабат каз ите һәм янә җиләк җимешләр.  Бераз су саласың да фольга белән тулысынча томалыйсың һәм 200 градуска кадәр кызган мичкә тыгасың. 

Якынча 40 минуттан соң, эрегән майны башка савытка алабыз, алайса ул яначак. Шуннан соң 20 минут узгач, фольганы ачабыз, каз өстенә азрак маен сибәбез, кабат томалап куябыз. Кырык минуттан тагын шулай эшлибез һәм тагын 40 минут үткәч, кабат шулай итәбез. Аннары тагын ярты сәгатьтән соң фольганы ачабыз да казның өсте кызарып китсен өчен мичтә шул килеш ярты сәгать тотабыз. Безнең Яңа ел табынындагы каз барлык кунакларыбыз арасында һәрвакытта да яратылган ризык булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев