Эремчекле печенье
Камырны җәяргә һәм стакан белән түгәрәкләп кискәләргә.
(Тәтеш, 20 август, «Тәтеш таңнары»). Эремчеккә йомшартылган маргарин, йомырка, чәй содасы, он һәм шикәр комы салып камыр ясарга, шуны 40 минут суыткычта тотарга. Камырны җәяргә һәм стакан белән түгәрәкләп кискәләргә. Түгәрәкләрне шикәр комына манарга. Уртасына бүрттерелгән берничә йөзем куярга һәм өчпочмаклап бөкләп он сибелгән табага тезәргә. Мичнең өске киштәсендә 25-30 минут тотарга. Печеньены мичтән аскы ягы кызаргач кына алырга.
Печенье пешерү өчен: 2 кап эремчек, 2 кап йомшартылган маргарин, 4 йомырка, 1 чәй кашыгы чәй содасы, 4 стакан он, 2 аш кашыгы шикәр комы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев