Гөмбә җыючыларга киңәшләр
Сезон җитүгә гөмбә яратучылар урманга ашыга.
(Тәтеш, 10 август, «Тәтеш таңнары», фото Елена Погорелова). Өстәлне гөмбә ризыклары белән төрлеләндерү теләге аңлатырлык һәм аңлаешлы, гөмбәне бер-бер сайлап җыю үзе дә шактый мавыктыргыч. Шулай да, күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, урманга яхшы итеп әзерләнеп барырга кирәк.
Гөмбәчеләргә түбәндәге киңәшләребез дә ярдәм итәчәк.
– Юлга чыгар алдыннан якыннарыгызга үзегезнең гөмбә җыйган урынны һәм бару вакытын төгәл итеп әйтегез. Урманга барганчы, җирлекне карта буенча тулырак итеп өйрәнегез. Таныш булмаган урманнарга бармагыз. Әгәр эчкәрәк керергә уйласагыз, үзегезнең маршрут буенча тамга салып калдырыгыз. Балаларга, өлкән яшьтәгеләргә яки җитди чирләре булган кешеләргә озатып йөрүчедән башка гына барырга рөхсәт итмәгез.
– Гөмбәгә барганда кирәк-яраклар алу да мөһим. Хәтта сез кичкә кайтырга ниятләсәгез дә, үзегез белән компас, фонарь, шырпы, су, бозылмый торган азык-төлек, тоз, полиэтилен алу зарур (соңгысы арыганда утырып торырга да ярап куячак). Кәрәзле телефоныгызны һәм туристлык навигаторын шулай ук тулысынча утта тотып чыгарга тәкъдим ителә. Кием озын җиңле һәм балаклы, өстәвенә, күренә торган ачык төстә булырга тиеш. Бөҗәкләрдән саклану өчен киемне һәм ачык тәнне репеллантлар белән эшкәртегез, аларны үзегез белән дә алыгыз.
– Гөмбәне дөрес итеп җыябыз: аларны таный һәм ашарга яраклыларга охшаш агулылардан аера белергә кирәк. Әгәр сезгә күгәрек белән капланган, кортлар ашаган яки күзгә күренеп искергән гөмбә очраса, аны алмавың хәерлерәк: аңарда таркалу башланган инде, һәм сез җитди ашказаны эшкәртә алмау чире “эшләячәксез”. Әгәр салкыннар булса, урманга баруны киләсе сезонга кадәр кичектереп тору яхшырак. Машина һәм тимер-юл кырыйларындагы “уңышны” җыю – шулай ук тыела: гөмбә ул губка сыман, радиоактив һәм авыр металлны үзенә сеңдерә. Гөмбә черемәсен өчен, савытның аскы өлеше һава үткәрүчән булырга тиеш. Яңа гына гөмбә җыя башлаучыларга шуны истә тотарга кирәк, аңа иртән иртүк барырга һәм көндезге сәгать 11дә өйгә кайтырга чыгу зарур. Шикле булып күренгәннәренә бөтенләй дә кагылмавың хәерлерәк: кайберләре белән хәтта тире аша да агуланырга мөмкин.
Әгәр адашсагыз, нәрсә эшләргә кирәк?
! Каушап калмагыз.
! Тавыш киләме дип тыңлагыз. Теләсә нинди кайтаваз кешеләр янына чыгарга ярдәм итәчәк. Иң яхшы ишетелү вакыты – төнлә, томан төшкәч. Мәсәлән, узып барган поезд тавышын мондый вакытта 10 чакрым арадан белеп була.
! Әгәр җирлектәге юнәлешне чамалый алмасагыз, ләкин эзләп чыгачакларын төгәл белсәгез, шул урында гына калыгыз.
! Үзегез белән кәрәзле телефоныгыз булса туганнарыгызга һәм 112 номеры буенча ашыгыч ярдәмгә шалтыратып, адашуыгыз хакында хәбәр итегез. Телефоныгызны җылыда тотарга, һәм шалтыратулар санын азайтырга тырышыгыз.
! Урманда иң яхшы юнәлеш – елгалар һәм инешләр. Аларның күбесе тагын да зуррак сулыкларга коя, шуңа да яр буенда кешеләрне очрату өмете күпкә ышанычлырак. Әгәр сез юл яисә электр тапшыргыч линияләр янына барып чыксагыз, шулай ук – шул тирәдән атлагыз.
! Әгәр урманда төн кунарга калырга туры килсә, урынны караңгы төшкәнче үк сайлап куегыз. Иң яхшысы – биегрәк, коры җир булсын. Үзегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев