Гороскоп: Октябрь
Җәйдән көзгә күчү вакыты тәмамланды диярлек, хәзер инде бераз сулыш алырга һәм, үткән айларга борылып карап, уй-ниятләребезнең барысын да тормышка ашырдыкмы икән дип йомгак ясарга була.
(Тәтеш, 3 октябрь, «Тәтеш таңнары»). Һәркайсы да түгелме? Яңа елга кадәр, барыбыз да бердәй киләчәккә теләкләребезне теләгәнгә кадәр, вакыт бар әле! Алда тулы өч ай! Һәммәсенә өлгерешергә була, бары тик бераз көч куярга гына кирәк, һәм барысы да чынга ашачак. Башланган эшләрегезне 5 октябрьгә кадәр, Ай әле тотыла башлаганчы, төгәлләргә тырышыгыз. Һичшиксез “Тәтеш таңнары”н яздырыгыз һәм 2019 елның беренче ярты еллыгында район, республикадагы вакыйгалар үзәгендә булырсыз. 4нән 14 октябрьгә кадәр сез гәҗитне рәсмиләштерергә өлгереп, 50 сумнан күбрәк акчагызны янчыкта калдыра аласыз.
Яңа ай тулган көндә – 9 октябрьдә – мөһим карарлар кабул итмәгез. 12нче числодан соң иркенләп сулыш алырга һәм уңышка өметләнергә мөмкин булачак.
Эштә инициатива күрсәтегез, эшлекле кешеләргә уңыш юлдаш булачак. Эшчәнлек өлкәсе ошамыймы – урнашу урынын кыю гына алыштырыгыз! Октябрь мондый гамәлләр өчен яхшы ай.
Планеталар сезне һәм сезнең хезмәттәшләрегезне ныклыкка сыный.
Төплелек күрсәтегез, зирәгрәк булыгыз, теләсә нинди хәлләрдә тынычлыкны саклагыз, барыннан да бигрәк аның нәтиҗәсе – эш. Ноябрьдә җилгә алмашка җилсезлек киләчәк.
Грипптан прививка ясатырга онытмадыгызмы? Салкын тию чирләре болай да сагалап йөри, ул сезне авырдырып урын өстендә яткырырга тели. Шуңа да һава торышына карап киенегез.
Сүз уңаеннан, төрлечә тегелгән баш киемнәре һәм 60нчы еллардагы плащлар модага керә. Үзегезне ит ашаудан, аеруча да майлы һәм кыздырган ризыклардан чикләгез.
Күпләрне баш авыртулары йөдәтергә мөмкин, витаминнар җитмәүдәндер, мөгаен, әмма дөрес диагнозны бары тик поликлиника табибы яки авыл фельдшеры гына бирәчәк – һичшиксез консультация алыгыз. Күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кулланыгыз. Күнегүләр, массаж, бассейн сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итәчәк.
Үзегезгә күз-колак булыгыз – сезнең кәефегез үзгәрмиме? Монда инде эш начар һава торышында түгел, ә үз-үзегездә. Күбрәк яхшы уйлар уйлагыз, сезнең тирәлектәге кешеләр турында кайгыртыгыз.
Октябрьдә туганнарыгыз, дусларыгыз, танышларыгызның әһәмиятле даталары шактыймы – аларны котлагыз, игътибар бүләк итегез – һәм аларга да күңелле, сезгә дә сөенечле булачак. Бу айда һәркемгә ярдәм, хуплау, әйләнә-тирәдәгеләрне аңлау кирәк.
Октябрьдә яктылык сызыгы балкыячак! Гашыйклар, 19 октябрьдә Тәтеш ЗАГСына ашыгыгыз, ә бу нәкъ тә менә җомга көнгә туры килә, никахлашу өчен бик яхшы дата.
Йолдызлар үзләре сезгә тормышта ярдәм итәчәк! Әлеге көннәр озак вакытлы проектларны һәм башлангычларны планлаштыру өчен дә уңай.
Ай тулганда, 24 октябрьдә, акча янчыгыгызны саклагыз, финанслар белән бәйле мөһим карарлар кабул итмәгез. Ихтыяр көчен күнектерегез – һәм ташламалар белән язылган бәяләрне кыю гына әйләнеп үтегез.
Юлларда йөргәндә сак булыгыз! Айның соңгы атнасы барлык эшләр өчен кулай булачак.
Һәм ахырда: октябрь шуның белән дә искиткеч, ул табигатьнең гүзәллеге белән хозурлану мөмкинлеген дә бирә – бу вакытны кулдан ычкындырмагыз һәм һичшиксез урманга, Вшихага, Идел калкулыгына, Долгая Полянага яисә тагын кая да булса барыгыз – үзегезнең тормышыгызга матурлык, рух күтәренкелеге, шатлык-сөенечләр өстәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев