Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Яңа ел рецептлары: Мария Садыйковадан “Креолка” салаты

Без иң-иң тәмле “Яңа ел” салатын сайлаган тәтешлеләр арасында сораштыру үткәрдек: болар “Тун астындагы сельд” булып чыкты, Оливье лидердан чак кына калышты.

Әмма бүген безнең тугры укучыларыбыз сезнең бәйрәм табыныгызның күрке булырлык башка төрле тәмле салатлар тәкъдим итә.  

Мария Садыйковадан “Креолка” салаты:

Кирәк: бер тавык түше, сироптагы ананас – 1 банка (500 мл), пешкән йомырка – 5, каты сыр – 200 грамм, әстерхан чикләвеге – 150 грамм, майонез.

Әзерләү тәртибе: 
Тавык түше белән йомыркаларны бераз тоз салынган суда пешереп алырга. Суытырга. Тавык итен сөякләрдән чистартырга һәм вак шакмаклап турарга. Майонез салып болгатырга һәм кош итен тигез итеп җәяргә. 
Ананасларны алкалысын да, шакмаклап туралганын да кулланырга мөмкин. Туралган ананасларның суы салатны юешләмәсен өчен, аны кысып корытырга. Аннары тавык ите өстенә җәяргә. Аннары эре угычтан уылган йомырка, майонез сыларга. 
Шуннан соң йомырка өстенә эре угычтан сыр уарга. Кабат майонез сыларга. Өстенә чикләвекләрне сибәргә. Чикләвекләрне бик нык вакларга кирәкми.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев