Ифтарга элеш рецепты тәкъдим итәбез
----
Райондашыбыз Гөлнур Мостафинадан ифтарга элеш рецепты тәкъдим итәбез.
📌каймак - 180 грамм
📌сода - 0,5 ч калагы, соданы каймакка салабыз
📌1 - йомырка
📌100 грамм атланмай
📌тоз - 1 чәй калагы
📌400 грамм он.
Эчлеге;
📌тавык түше - 400 грамм
📌бәрәңге - 300 грамм
📌суган - 150 грамм
📌атланмай.
Тоз, борыч - тәменчә.
Берәр кисәк сыер мае куябыз ясаганда эчлеккә.
Каймакка 0,5 чәй калагы аш содасы өстибез, йомырка, 100 грамм атланмай, 1 чәй калагы тоз, он кушып катырак итеп камыр басабыз, камырны ял иттерәбез. Камырны ял иттергән арада эчлек әзерлибез.
Тавык итен, бәрәңгене шакмаклап, суганны вак итеп турыйбыз, тоз, борыч өстибез, атланмай кушабыз, камырны 40 грамм кисәкләргә бүләбез, өстен капларга камырдан кечкенә шарчыклар бүлеп куябыз. Җәймәләр җәябез, җәймәләр уртасына эчлек салып, түгәрәк итеп бөгәбез.
Элешләрне 180 градуслы кызган мичтә 35-40 минут пешерәбез. Пешеп чыккач май белән майлап, тастымал белән каплап куябыз!
Чәйләрегез тәмле булсын, дусларым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев