Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Итле катлама

Катламаны төче камырдан ит белән пешерәләр.

Кирәк булачак: 100-150 грамм камыр, 75-100 грамм сыер ите (сөяксез), 25-30 грамм башлы суган, кирәгенчә тоз, борыч.
Камырны, йомырка сытып, май һәм бераз тоз салып, сөткә генә басарга. Токмач җәйгән кебек җәяргә һәм буен 25-30 сантиметр, иңен 20 сантиметрлы тасма итеп кисәргә.
Итне суган белән иттарткычтан чыгарып, тоз, борыч сибеп яхшылап болгатырга. Әгәр ит тыгызрак булса, бераз сөт яки суынган шулпа, йә су салып йомшартырга кирәк. Иткә суган, тоз, борыч салып болгатырга.
Әлеге итне кискән камыр өстенә 1-1,5 сантиметр калынлыгында (кырыена 1,5-2 сантиметрга җиткермәскә кирәк) салып чыгып, түгәрәкләп төрергә дә, итнең суы акмасын өчен, катламаның баш-башларындагы камырны бөреп томалап куярга.
Катламаларны иләккә тезеп, кайнап торган сулы кәстрүл өстенә, су иләккә тиеп тормаслык итеп куярга. Өстен ябып, катламаны парда пешерергә.
Катламаны табада да пешерергә мөмкин. Тирән табага яртылаш су салып, ут өстендә кайнатып чыгарырга. Аннары катламаны шунда тезеп, өстен икенче таба яисә капкач белән ябып, кызу мичтә яисә духовкада пешерергә була.
Әзер катламаны майлы табага тезеп өстен майларга һәм бераз духовкада яки мичтә тотарга. Аннары 3 сантиметр калынлыгындагы түгәрәкләп кисеп, өстенә атланмай сибеп, кайнар килеш табынга бирергә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев