Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Камырга төрелгән судак

Әзерләр өчен кирәк: ярты кило судак ите алына, камыр өчен – йомырка, бер бәйләм пет­рушка, бер стакан минераль су, 5 аш кашыгы он, тоз, ­борыч.

(Тәтеш, 6 июнь, “Тәтеш таңнары"). Әзерләр өчен кирәк: ярты кило судак ите алына, камыр өчен – йомырка, бер бәйләм пет­рушка, бер стакан минераль су, 5 аш кашыгы он, тоз, ­борыч.

Балыкны бертигез кисәкләргә 2-3 сантиметр итеп кисәбез, лимон суы сибеп җибәрәбез, тоз тидерәбез. Балык маринадланган арада, камыр әзерлибез. Минераль су белән ясаганда камыр сыек һәм күпереп тора торган була. Йомырка агын аерым савытта ак күбек барлыкка килгәнче болгатабыз. Калган ризыкларны бер савытка салып бутыйбыз. Йомырка сарысын минераль су һәм он белән изәбез. Яшеллек тәме өстибез, тәмләткечләр өстәргә мөмкин, йомырка агын болгатабыз. Балыкның һәр кисәген онда әвәлибез, аннары камырга манып алабыз һәм ике яклап кыздырабыз. Камырга төрелгән судак әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев