Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Карбызны ничек сайларга

Сәүдә нокталарыннан карбыз сатып алу игътибарлы булуны таләп итә.

(Тәтеш, 23 июль, «Тәтеш таңнары», Елена ВИКТОРОВА, Мәдинә Ибәтуллина фотосы). Күпләребез яраткан бу татлы ризык күңелләргә хуш килсен өчен, берничә киңәшне тоту зарур:

– сайлаган вакытта уртача зурлыктагысына, биштән алып җиде килограммга кадәр булганына өстенлек бирегез;
– күпләрнең “кыз” карбыз һәм “малай” карбыз дип аталып йөртелүен ишеткәне бар: моның өчен чәчәк аткан урындагы тапка күз салырга кирәк. Әгәр тап яссы һәм шактый зур булса, бу – “кыз” карбыз. Ә “малай” карбызның табы кабарынкы һәм үлчәме буенча кечерәк булып күренә; 
– өлгергән карбызларның сабаклары сары төстә һәм кипкән була. Шулай да бер үзенчәлеге бар: сабак 3 көн эчендә кибә, шуңа күрә дә киштәләрдә кипкән сабаклы өлгереп җитмәгән карбыз очравы ихтимал;
– өлгергән карбызны кул белән кагып караганда яңгыравык тавыш ишетелә, өлгергән карбызны уч белән тотып кысканда андый тавыш чыкмый;
– әгәр киселгән карбыз­да ак яки сары сызыклар бар икән, димәк, аңарда нормадан кирәгеннән артык пестицидлар һәм нитрат бар;
– карбызның “агарып торган урыны”   – ул аның җирдә ятканда барлыкка килгән эзе. Монда барысы да гади: тап никадәр сарырак, карбыз шулкадәр  яхшырак;
– карбызда ярылган, тырналган, кискәләнгән урыннар, черегән җирләр булмаска тиеш. Иң яхшысы – карбызны вакытыннан алда сатып алмау. Карбыз чынлап торып җәй азагында көз башында өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев