Каз каклау рецепты
Тәнзилә Йосыповадан каз каклау рецепты:
(Тәтеш, 8 декабрь, "Тәтеш таңнары).
Тәнзилә Йосыповадан каз каклау рецепты: “Зур савытка яки кәстрүлгә 15 литр, каз күмелгәнче, су һәм шуңа бер пачка тоз саласың да 1 тәүлек тотасың. Аннары казны саркытып аласың һәм түшкәгә вакланган сарымсак, аджика, майонез болгатып сылыйсың – аны ярты көн тотасың. Шул арада сөт белән камыр басасың. Шуны зур җәем ясап җәясең дә, казны шуңа төрәсең. Газ духовкасында 2 сәгать пешерәсең. 1 сәгать узгач, маен саркытып аласың һәм астын өскә әйләндерәсең. Казы да, тышлыктагы камыры да шундый тәмле булып кызарып пешә, телең йотарлык була”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев