Келәштә яшәүче Гөлчәчәк Галимовадан самса рецепты тәкъдим итәбез
Камыр өчен кирәк була: 200 мл. салкын су, ярты чәй калагы тоз, бер чәй калагы аш серкәсе, он.
Келәштә яшәүче Гөлчәчәк Галимовадан самса рецепты тәкъдим итәбез:
- Камыр өчен кирәк була: 200 мл. салкын су, ярты чәй калагы тоз, бер чәй калагы аш серкәсе, он. Камыр басабыз. Әзер камырыбызны өч өлешкэ бүләбез һэм юка гына итеп җәеп, җәемнәрне йомшак сыер мае(туң май булса да ярый) белән буяп чыгабыз. Аннары берсе өстенэ икенчесен куеп рулет итеп торэбез. 20-25 минутка суыткычка куеп торабыз. Ул арада эчлек әзерлибез.
Эчлек өчен: юка гына саламлап туралган ит (майлырак булса яхшы), күп итеп суган турыйбыз, тоз борыч, иран зирасы кушып яхшылап болгатабыз. Суыткычтан алган рулетны үзебез теләгән зурлыкта кисеп, түгэрэкләр җэеп самсаларыбызны ясап куябыз. Остен йомырка сарысы белән сөртеп, кунжут сибәбез дэ 180 градуста 40-45 минут пешереп алабыз. Кетер, кетер, тәмле самсаларыгыз тәмле булсын.
фотоларны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев