Кишер белән иттән “Кояш” салаты
Сезнең өчен, хуҗабикәләр
(Тәтеш, 9 март, “Тәтеш таңнары"). Әзерләр өчен кирәк: 1 кило кишер, 2 суган, 100 миллилитр көнбагыш мае, 200 грамм ит, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 3-4 тырнак сарымсак, 2 чәй кашыгы аш серкәсе, тоз һәм кунжут орлыгы, 0,5 чәй кашыгы төелгән кара һәм кызыл борыч, бер аш кашыгы соя соусы.
Ясау рәвеше: саламлап туралган итне суган белән кыздырабыз, кишерне угычтан уабыз, барлык катнашмаларны бергә кушабыз һәм 2-3 сәгатькә суыткычка куябыз. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев