Кычыткан ашы рецепты
Кычыткан ашы. Бу ашамлыктагы кычыткан төп ингредиент булып хезмәт итә, ашка үзенчәлекле тәм һәм туклыклы кыйммәт бирә.
Кычыткан ашы рецепты
Ингредиентлар: 2 литр шулпа, 1 суган, 1 кишер, 200 грамм кычыткан, 1 бәрәңге, 3 йомырка, он.
Эш барышы: Кычытканны салкын суда берничә тапкыр юарга, аннары эре итеп турарга һәм кайнар суда пешекләп алырга кирәк.
Кишерне, бәрәңгене шакмаклап, суганны вак итеп турарга. Барысын да кайнап торган шулпага салырга, шунда ук кычытканны салып, 20 минут пешерергә.
Бер йомырка сарысын он белән болгатып, умач ясарга. Ике йомырканы һәм бер йомырка агын тугларга, шулпага салырга.
Соңыннан умач салып, тагын 3-4 минут кайнатырга. Әзер кычыткан ашын каймак яки катык белән табынга бирергә мөмкин.
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев