Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Кыш өчен җиләк-җимеш әзерлибез

Файдалы киңәшләр.

(Тәтеш, 5 август, «Тәтеш таңнары», Ирина Радушина фотосы).

– катыргычка куяр алдыннан җиләкләрне сайларга һәм саклауга бары тик иң өлгергәннәрен, эреләрен генә аерып алырга кирәк;
– җиләкләрне бөҗәкләрдән арындырыр өчен, аңа тозлы эремә (1 литр суга бер аш кашыгы тоз салына) коярга, бөҗәкләрнең өскә күтәрелгәнен көтәргә һәм аларны җыеп алырга, ә җиләкләрне чиста су белән чайкарга кирәк;
– җиләкләрне юганнан соң, аны дымны яхшы сеңдерүчән тукыма белән әйбәтләп корыталар; 
– кибеп киткән җиләкләрне подноска тезәргә һәм берничә сәгатькә катыргычка куярга;
– җиләкләр каткач подносны алырга, ә җиләкләрне капкачлы пластик контейнерларга яки шуның өчен махсус ясалган төргәктәге пакетларга салырга һәм катыру камерасына саклауга куярга;
– әгәр туңдыргычта  җиләкләрегез үз төсен һәм тәмен югалтмасын дисәгез, контейнерга куяр алдыннан аларны шикәр комында әвәләгез. Әгәр инде кисель яки компот кайнатасы булсагыз, гадәттәгечә генә дә катырсагыз була, ә ашар өчен кулланырга икән – шикәр салсаң яхшырак (табиб киңәше буенча каршылыклар булмаса).  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев