Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Орлыкларны аерырга, кулланырга өйрәнәбез

Теләсә нинди эштәге кебек, иң яхшы нәтиҗәләр алу өчен биредә белеп сайлау таләп ителә.

(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары"). Иң мөһиме, мул уңыш алу өчен, – ялгышмаска һәм  әйбәт орлыкларны сайларга кирәк, дип саный ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе белгече Раил Әбүзәров. Орлыкларны махсус кибетләрдән яки тикшерелгән тәэмин итеп торучылардан сатып алу зарур. Ваклап сату өчен билгеләнгән төргәкләрдә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: оешманың – орлыкны сатучының исеме, адресы һәм телефоны; культураның исеме, сорты яисә селекция казанышлары дәүләт реестрлары белән төгәл нигездәге гибриды; сортка һәм чәчү сыйфатларына стандарт тамгалары. Шулай итеп, яшелчә культуралары өчен – бу ГОСТ Р 52171-2003, ГОСТ 32592-2013, чәчәкләр өчен – ГОСТ 12260-81 һәм ГОСТ 12420-81; партия номеры; төргәктәге орлыкның авырлыгы һәм исәбе; чыгу вакыты. “Төргәктә күрсәтелгән яраклылык вакытына, орлыклар сыйфаты турындагы документның гамәлдәге вакытына аерым игътибар итегез, алар орлык­лар таныклыгында күрсәтелгән, – дип киңәш итә тәтешлеләргә белгеч. – Сезнең таләп буенча, сатучы товарның чәчүлек сыйфатын һәм сортын раслаучы документларны күрсәтергә бурычлы”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев