Пешкән аштан дәфнә яфрагын алыгыз. Ул шулпаның тәмен боза
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШ
(Тәтеш, 13 май, "Тәтеш таңнары").
*Шиңгән кишерне яки башка яшелчәне дымлы тастымалга төреп куйсагыз, алар яңа гына бакчадан җыеп алгандай булыр.
*Ит шулпасына тозны – пешеп чыгарга ярты сәгать кала, балыкныкына – пешерә башлаганда, гөмбәнекенә ахырдан гына өстәргә кирәк.
*Пешкән аштан дәфнә яфрагын алыгыз. Ул шулпаның тәмен боза.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев