Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Рассада өчен җир әзерләгез

Яшелчә сезоны тәмамланырга да өлгермәде, киләсе ел турында кайгыртыр вакыт җитте.

(Тәтеш, 7 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Җир әзерләү вакыты – суык һава торышы башлангач, беренче җиңелчә кыраулардан соң. Туфракны урманнан, болыннан, яшелчә культуралары үстерелмәгән җирдән алсаң яхшырак. Яшелчә бакчасында җирне кузаклы культуралар үскән түтәлдән алырга кирәк. Ул азот белән баеган була, бу рассада үсеп китү өчен бик яхшы булышлык итәчәк. Әгәр андый түтәлләр юк икән, һич югында, чәчү әйләнешен үтәргә, ягъни помидор рассадасы өчен суганнан һәм башка шундыйлардан  бушаган җирне файдаланырга кирәк. 

Черемә зарур. Нык изелеп беткән үсемлек калдыклары һава үткәрүчәнлекне һәм утырту җиренә җиңеллек өстәячәк, һәм нәзберек орлыклар үзләрен уңайлы хис итәчәк. Әгәр черемә булмаса, йомшарган чүбек яки сатып алынган туфракны берникадәр кулланырга ярый. Теплицадагы җирне һич кенә дә ала күрмәгез, чөнки анда корткычлар һәм чир очкыннары китереп чыгаручылар гаять күп.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев