Рецепт: “Өй” сырниклары
Иртәнге ашка сырник – йомырка һәм он белән эремчектән кыздырылган юка, коймактан да яхшырак тагын нәрсә була ала?
(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары"). Әзерләр өчен кирәк: эремчек – 500 грамм, 3шәр аш кашыгы он, шикәр комы, каймак, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы атланмай, чеметем тоз.
Әзерләү: эремчеккә он, йомырка, каймак, атланмай, тоз, шикәр комы кушарга. Болгатырга. Аннары коймак рәвешендә 1 сантиметр калынлыктагы эремчек кабартмасы ясарга, онда әвәләргә. Табада кызарып чыкканчы ике яклап кыздырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев