Күп кенә бакчачылар бер үк ялгышлыкны кабатлый: кышка чәчү өчен яздан, бакчага кия торган куртка кесәсендә калган беренче орлыкларны гына куллана.
Россельхозүзәкнең ТР буенча үсемлекләрне саклау бүлеге җитәкчесе Салават Галимҗанов мондый ашыгыч карардан кисәтә: кышка чәчү өчен барлык культуралар да яраклы түгел.

– Салкынга чыдам сортларны сайларга кирәк. Кишергә килгәндә, язгы кыраулар аркасында чәчәккә китүгә генетик яктан бирешми торган сортларга өстенлек бирегез. Безнең якларда “Нантская 4”, “Шантане Роял” һәм “НИИОХ 336” сортлары үзләрен иң яхшы яктан күрсәтә.
Чөгендер орлыкларының “чәчәккә китүгә чыдам” дигән язулы төрләрен сайлагыз. Кышка чәчү өчен күптән сыналган “Подзимняя А-474” һәм күпләр яратып үстерә торган “Бордо 237” сортлары бик яхшы туры килә.
Иртә өлгерә торган редис яратучыларга “Жара”, “Заря” һәм “Французский завтрак” сортларын тәкъдим итәм. Ә яшел тәмләткечләргә килгәндә, барысы да гади: “Грибовский” кебек гадәти яфраклы укроп, яфраклы гадәти петрушка һәм хуш исле кинза чәчәргә мөмкин, – дип киңәш итә белгеч.
Язын әзерләнәчәк салатның нигезен алдан ук кайгыртырга кирәк
Моның өчен туфрак йомшак һәм эшкәртергә уңайлы булган көннәрне сайлагыз.
Орлыкларны кышка чәчүне көтелгән кырауларга кадәр якынча ике атна кала башкару иң кулай вакыт санала.
Башта түтәлне яхшылап казып чыгарга, җитлеккән компостны мул итеп кертергә һәм 2–3 сантиметр тирәнлектә тигез буразналар ясарга кирәк. Аннары туфракны тынычлыкта калдырыгыз: ул үз урынына утырып, тыгызлансын. Шул ук вакытта бер-ике чиләк коры туфрак яки торф әзерләп, җылы урынга – өйгә, мунчага яки коры сарайга кертеп куегыз.
Салат орлыклары чәчәбез
Түтәлдәге туфракның өске катламы җиңелчә кырау төшеп каткач, коры орлыкларны алып, туңган буразналарга сак кына чәчегез. Шуны истә тотыгыз: язга кадәр иң көчле һәм яшәү сәләте югары булган орлыклар гына сакланып калачак. Шуңа күрә кышка чәчкәндә орлык күләмен гадәти язгы чәчү нормасы белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә арттырырга кирәк.
Ахырдан буразналарны алдан әзерләп куйган коры туфрак белән каплагыз һәм орлыкларны беркетү өчен өстән уч төбе яки тырманың арткы ягы белән җиңелчә генә басып чыгыгыз.
Көзнең соңгы чорына кагылышлы иң мөһим кагыйдәне истә тотыгыз: су сипкечләрне дә, шлангларны да кулланмагыз!
Язын кар сулары үсемлекләр өчен кирәкле бөтен эшне үзләре башкарачак, монысы да нәкъ тә менә кирәкле вакытта булачак.
Нет комментариев