Семга балыгыннан бик тәмле уха
Кирәк: семга балыгы сырты, 2 баш суган, 1 кызыл татлы борыч, 1 помидор, 2-3 бәрәңге, 1 аш кашыгы тары ярмасы (башка ярма да ярый), 10 данә борыч, 2-3 лавр яфрагы, тәменчә тоз.

Әзерләү ысулы: кайнап чыккан суга ярым боҗра формасында туралган суган, лавр яфрагы, 10 данә борыч салырга; 5 минут тирәсе кайнагач, озынча итеп туралган татлы борыч белән помидор өстәргә; кайнап чыгып 5 минут үтүгә, юылган балык, чамалап кына тоз салыгыз; пешкән балыкны зур тәлинкәгә алып куярга, ул суынган арада берничә бәрәңге әрчеп, саламлап турарга һәм шулпага салырга, шунда бер аш кашыгы тары өстәргә; балыкны сөяк-кылчыкларыннан аерырга һәм бәрәңге белән ярма пешеп чыккач, шулпага салырга; йомырка да өстәргә мөмкин.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев