Талия Садыйковадан зур бәлеш
-------
Зур бәлеш
Камыр өчен кирәк: 250 грамм атланмай, 2 йомырка, 300 миллилитр су, 1,5 чәй кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1,5 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), онны аз-азлап, кулга ябышмый торган йомшак камыр хәленә җиткәнче өстәргә.
Эчлек өчен кирәк: 1 кило ит (500 грамм терлек ите һәм 500 грамм каз ите), 2 зур суган, 10 уртача бәрәңге, тәменчә тоз, борыч.
Пешерү тәртибе
Якынча 300 грамм онны май белән бергә валчыкланганчы уарга, йомырка, су, тоз, шикәр комы, көпшәкләндергеч салырга һәм йомшак итеп камыр басарга, аны пленка белән томалап куярга.
Эчлек әзерләү: итне, бәрәңге, суганны шакмак-лап турарга, тәменчә тоз, борыч салырга.
Камырны 3 өлешкә бүләргә: берсен зур һәм икесен кечерәк итеп.
Камырның зур өлешен уклау белән җәяргә һәм таба төбенә тигез итеп салырга (бу очракта диаметры 37 сантиметр), аннары эчлек салырга һәм кырыйларын, бераз чеметеп алып, уртага җыярга. Кечерәк камырны җәяргә дә бәлеш өстенә ябарга, читләрен чеметеп ябыштырырга.
Камырның өченче өлешеннән бәлеш өстенә бизәкләр ясарга.
Бәлешне 180 градуска кадәр кызган мичкә тыгарга һәм өсте алсулана башлаганчы тотарга, аннары 170 градуска кадәр киметергә һәм якынча 2,5-3 сәгать пешерергә (вакыты эчлекнең күләменнән һәм табаның зурлыгыннан да тора).
Әзер бәлешнең өстен майларга һәм тастымал белән 12-20 минут томалап торырга.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев