Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Тәмләткечләр хакында

Хуш исле тәмләткечләр (специи) хәтта иң гади ризыкка да кабатланмас тәм бирә.

(Тәтеш, 24 гыйнвар, «Тәтеш таннары»).  Хуш исле тәмләткечләр (специи) хәтта иң гади ризыкка да кабатланмас тәм бирә. 

Дарчин. Салкын тидерми, авырлыкны киметә, кәефне күтәрә. Анда кальций, тимер һәм А витамины күп. Бавыр, бөер, үт куыгының эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук кандагы шикәр күләмен киметә, кан басымын көйли.

Куркума. Ашларга, дөге һәм яшелчә ризыкларына салына. Чөнки ул – табигый антибиотик. Шикәр авыруы, астма, аллергия, дерматит белән интегүчеләргә менә дигән тәмләткеч. Иртән торгач, ярты чәй кашыгы куркуманы ярты стакан җылы сөткә салып эчегез. Нәтиҗәсен күреп, үзегез дә сөенерсез. Ашказаны авыртып җәфаланучылар өчен бу эчемлек бик файдалы.

Мөшкәт чикләве. Йокызысызлыктан изаланучылар өчен файдалы. Эч киткәндә дә ярдәм итә. Артык күп кулланырга ярамый. Авыздан начар ис килгәндә, кечкенә кисәген чәйнәсәң, ис бетә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев