Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Толым үрәбез... суганнан

Түтәлләрдән суганнарны җыяр чак җитеп килә. Аның озак саклануын ничек тәэмин итәргә?

(Тәтеш, 27 июль, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы). Дөрес сайланган савыт әлеге эштә зур роль уйный. Түбәндәге саклау ысуллары уңайлы, нәтиҗәле һәм тәҗрибәдә тикшереп каралган.

 Үрелгән кәрҗин. Аның һава үткәрүчән ярык­лары бар. Аны әзерләүдә кулланылган материа­лы табигый чиста. Үрелгән әйберләр матур да булып күренә.

Биек булмаган әрҗәләр зурлык ягыннан экономияле: аларны бер-берләре өстенә куярга була. Аларда суган “сулыш ала” һәм җилләнә.

Әгәр тартманың һәрбер ягына тишек ясасаң, кәгазь тартмада яткан суган шулай ук җилләнәчәк.

Капрон колготкиларга яки оекларга тутырылган суган бүлмә яки кухня стеналарын бизәми, әлбәттә, ә менә аларны кладовкада саклау уңайлы.

Капчыклар – суганны саклау өчен уңайлы савытларның тагын бер төре. Иң мөһиме – аларга 30 сантиметрдан да күбрәк калынлыкта суган салмаска.

Сеткалар суганның торышын визуаль  контрольдә тотарга мөмкинлек бирә: черегән һәм үргән суганнар шунда ук күренә. Сеткалар уңышны озак саклау өчен һава йөрүне тәэмин итә.

Суганнан шулай ук толымнар үрәләр, бу уңышны саклауның бер ысулы да, шулай ук аш-су бүлмәсенең бизәге дә булып тора ала.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев