"Тәтеш таңнары"ннан йолдызнамә
Бу айда уңыш эш сөючәннәргә, кыюлык һәм инициативалылык күрсәтүчеләргә елмаячак
(Тәтеш, 1 август, «Тәтеш таңнары», Алинә НУРИЕВА). Мөһим карарларны кабул иткәндә сак булыгыз.
Шулай да йолдызнамә тамгасындагыларның күбесен уңыш көтә, аеруча да иҗат яки җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне. Август финанс мәсьәләләрендә дә уңыш вәгъдә итә. Август ае туганнар белән мөнәсәбәтләргә уңай үзгәрешләр алып киләчәк. Күк җисемнәренең торышы тиздән ыгы-зыгыларны җайга салуга йогынты ясаячак.
Сәламәтлек турында да борчылырга урын бар. Йөрәгегезне саклагыз, үзегезнең ашкайнату органына игътибар итәргә тырышыгыз, туклану рационыгызны эчемлекләр кебек, шулай ук кирәгеннән артык тукланудан да күзәтеп барыгыз, терәк-хәрәкәт системасының торышына игътибар бүлеп бирегез. Исегездә тотыгыз – барлык авырулар – нервлардан.
Кучкарларда яңа һөнәри һәм шәхси казанышлар өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, бары тик үзеңнең көчеңне һәм вакытыңны гына дөрес билгеләргә кирәк. Рух күтәренкелеге күбрәк булсын, моның белән сез үзегезнең тирәгезгә игелекле кешеләрне җәлеп итәчәксез. Үгезбозауларга уңышка ирешер өчен шактый көч куярга һәм авырлыкларны җиңеп чыгарга туры килер. Максатка ирешкәндә сезне нинди генә кыенлыклар сагалап торса да, исегездә тотыгыз, алар сездә каушап калу тудырмаска, ә киресенчә, сезне дөрес юлдан барасызмы дигән уйларга этәрергә тиеш. Түземлегегез булсын, бу тормыш-көнкүрештә дә, шулай ук карьерада да сезгә күп кенә ялгышлыклардан читтә калырга ярдәм итәчәк. Игезәкләр өчен яңа казанышлар һәм иҗади очышлар вакыты җитә, шул исәптән һөнәри өлкәдә дә, шулай ук мәхәббәттә дә. Кыслаларның барысы да план буенча бара. Аларның гамәлләре эшчәнлекнең барлык өлкәсендә дә тотрыклылык һәм үсешкә ирешүгә юнәлтеләчәк. Арысланнарның күпчелеге өчен август шактый катлаулы һәм проблемалы булачак. Әмма үзегезне тирәләп алган җәмәгатьчелекнең сездәге мәһабәтлелекне һәм киң күңеллелекне күрерлек дәрәҗәдә итеп тотыгыз. Әлеге тамга астында туучылар өчен август – яңа эш елы алдыннан ял итү һәм бәрхет сезоны белән хозурланып калу вакыты. Кызлар үз тормышларындагы күп кенә өлкәләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәкләр, алар үзләрендә яңа иҗади көч-кодрәт ачачаклар һәм барлык мөһим эшләрен төгәлли алачаклар. Үлчәүләр җәмгыятьтә үзләренең абруйларын күтәрә һәм шактый гына әһәмиятле кешеләрнең ярдәмен тоярга мөмкиннәр. Әгәр проблемалар килеп туса, берьялгыз калмагыз һәм үзегездән күпкә тәҗрибәлерәк кешеләргә мөрәҗәгать итегез.
Чаяннарны көч-куәт чолгап алачак һәм теләсә нинди куелган бурычларны башкарып чыгарга булышачак. Шуңа күрә август – эшкә чумар өчен иң кулай вакыт. Укчылар куркыныч һәм кискен гамәлләргә тартылачаклар. Бу вакытта аларның көче белеменә һәм тышкы кыяфәтенә, үз-үзен камилләштерүгә юнәлтеләчәк. Сезгә нәрсәнедер ачыкларга теләгән кешеләргә карата каршы торырга туры киләчәк. Үзегезне алар тарафыннан булдырылган упкын-чоңгылга алып китәргә юл куймагыз. Кәҗәмөгезләргә кирәкмәгән авырлыкларны алдан күрергә һәм аларны булдырмый калырга, үзләрен озак вакытлардан бирле борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Сукоярларны кыенлыклар сагалап торачак, шуңа күрә иң яхшысы иркенәергә һәм үзеңә ял оештырырга кирәк. Балыклар көчләре артуын тоярлар, бу аларга яңа үрләргә һәм теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк, ләкин үзегезгә зур җаваплылык алырга кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев