Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Яңа ел табынына “Юлбарыс” салаты

Кирәк: тавыкның түш ите – 200 грамм, 2 баш суган, 2 кишер, 3 йомырка, 150 грамм сыр, 100 грамм кара җимеш, 2 кыяр, киптереп төелгән 1 бал кашыгы баллы борыч (паприка), 2 тырнак сарымсак, майонез.

Салатны катлап эшлибез. Аның һәр­берсенә майонез ягыла. Ярымбоҗра рәвешендә туралган суганны алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырып, кәгазь тастымалда саркытыла. Аннан соң, тәлинкә төбенә тигез итеп җәелә. Икенче катлам – ваклап, кыздырып алынган тавык ите. Алга таба – эре кыргычтан уылган йомырка, телемләп туралган кы­яр, уылган сыр. Шулар өс­-
те­­нә эре итеп уылган йо­мырка салы­на. Тоз, борыч, изелгән сарымсак кушып, май­да кыздырылган кишер җәелә. “Юлба­рыс тиресе”нең буй-буй сызыклары караҗимештән ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев