Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Яшел календарь

Бүген бакча-яшелчәләрне яратучыларга эшләрендә уңыш елмаячак.

(Тәтеш, 1 август, «Тәтеш таңнары», фото Алсу Җиһаншина). Иртәгә һәм аннан соңгы көннәрдә дә бераз уңайлырак булыр, әмма шулай да уңыш җыю белән шөгыльләнергә, чәчәкләрне кисәргә һәм үсемлекләрне корткычлардан эшкәртергә мөмкин.

Августның 4нән 9ына кадәрге вакытта пикировка һәм үсемлекләрне өзеп чистарту белән мавыгырга кирәкми.

Тугыз август яшелчә эшләре өчен иң яхшы көннәрнең берсе. Ә менә 10 һәм 11 августта зур эшләргә тотынмыйча, ә бары тик үз хезмәт көчеңнең җимешләре: чәчәкләр, түтәлләр, алмагачлар, чияләр белән хозурлансаң яхшырак булыр. Ә менә 14нән 18нә һәм 20нән 23нче числога кадәр – эшләрнең күпчелек төрләре өчен кулай көннәр. 24 һәм 25 августта янә җәй белән кинәнегез, ә 26 һәм 28ендә – рәхәтләнеп эшкә тотынырга була.

Хәер, айның соңгы көннәрендә дә йортыгызга  якыннарыгызны чакырып, аларны яшелчә бакчагыздан өзеп җыелган җиләк-җимеш­ләр белән сыйлый аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев