Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Үзенчәлекле кәбестә

Кимчи – ул гадәти итеп тозлаган кәбестәдән тәме һәм әчкелтем булуы белән аерылып тора.

(Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Әлеге кабымлык Кореяда күп ашамлыкларга өстәмә тәмләткеч буларак кулланыла.

Кирәк булачак: 2 баш пекин кәбестәсе, 1 суган, 1 кишер, 2 баш сарымсак, 3 аш кашыгы дөге оны, имбирь тамыры, тәменчә яшел суган, 2 аш кашыгы кореяча (яки тайский) соус, 3 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз һәм кызыл борыч, 1 стакан су.

Әзерләү ысулы: кәбестәләрне буйга һәм төбе ягыннан (ахыргача түгел) кисәбез. Су агымы астында яфрак­ларны акрын гына аерып алабыз. Һәр яфракка тоз сибәбез. Тозланган яфрак­ларны ике сәгать тоткач, аннары аларны икенче якка әйләндерәбез һәм тагын ике сәгать тотабыз.
Дөге оныннан “кесәл” кайнатабыз. Дөге онын суда эретәбез, утка куябыз, болгатып торып, кайнап чыкканчы тотабыз. Утны сүндерәбез дә шикәр комы өстибез һәм катнашманы болгатабыз. Суынган катнашма шактый куе булырга тиеш. Кишер һәм яшел суганны саламлап турыйбыз. Әзерләп куелган кушылмаларны һәм суынган “кесәлне” зур савытка салып болгатабыз. Әче кызыл борыч һәм кореяча соус өстибез. Барысын бергә буталыйбыз да, 5 сәгать тотабыз.

Яфракларны су агымында юабыз. Һәр яфракка әзер катнашманы ягабыз. Кәбестәне катламлап ­савытка ­тезеп куябыз. 
Бик тәмле була!   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев