Үзенчәлекле кыяр
Әзерләр өчен кирәк:
(Тәтеш, 29 июль, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы).
Әзерләр өчен кирәк:
1 кило кыяр, 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы серкә, 2 аш кашыгы соя соусы, 1 чәй кашыгы ачы кызыл борыч, 1 аш кашыгы кунжут, 4 аш кашыгы көнбагыш мае, 5 тырнак сарымсак.
Ясау ысулы:
1. Кыярларны урталай ярып, һәр ярты якны тагын икешәргә бүләбез, тозлыйбыз, яхшылап болгатабыз һәм 20 минут тотабыз, аннары саркып чыккан суын түгәбез.
2. Сарымсакны кыярлар өстенә махсус изгечтән сытып чыгарабыз, борыч, серкә, шулай ук соя соусы өстибез.
3. Майны җылытабыз, аңа кунжут салабыз, тиз генә болгатабыз. Барлыкка килгән катнашманы кыяр өстенә агызабыз һәм яхшылап болгатабыз.
4. Кыярларны савытка салабыз һәм тәмләткечләре сеңәр өчен берникадәр вакытка суыткычка куябыз. Үзенчәлекле тәмле кыяр сезгә охшар дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев