Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җиңүнәң – 80 еллыгы

Артиллерия гаскәрендә хезмәт иткән

Минем бабам Нургали Хәйрулла улы Хәйруллин 1898 елның 12 февралендә элекке Апас районы Кече Әтрәч авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән.

Ул вакытта авыл бик зур булган, меңнән артык кеше яшәгән. Бөек Октябрь революциясе башланганда аңа 19 яшь булса да, анда да катнашкан. Шулай итеп аның хәрби тормышы башланган дисәк тә була. 

Гражданнар сугышында үзен батырларча күрсәткән өчен аңа Кремльдә кыр сумкасы һәм “Казбек” кушаматлы ат бүләк иткәннәр. Бу вакыйгадан соң ул авылына кайтып төпләнгән, кырчылык бригадасына җитәкчелек иткән. Халисә исемле кыз белән гаилә корганнар һәм өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары – Солтангали, икенче балалары – Хәлимә, Казанга китеп урнашкан, шунда тормышка чыккан. Кече уллары – Галимҗан – минем дәү әтием.

Бабай Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Үзе белән бергә олы улы да сугышка алынган. Ни аяныч, Солтангали Одер елгасын кичкәндә батырларча һәлак булган. Бабам артиллерия гаскәрендә хезмәт иткән. Берничә мәртәбә каты яраланып госпитальгә эләккән. Бөек Ватан сугышында немецларны җиңеп кайтканнан соң, эшен дәвам иткән. Сәламәт тормыш рәвеше алып барган. Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. Лаеклы ялга чыккач та тик ятмаган: тирә-якка даны таралган җил тегермәнендә контролер булып эшләгән. Мулла вазыйфасын да башкарган. Үзе исән вакытта аның 9 оныгы, 3 оныкчыгы булса, хәзерге көндә 8 оныгы, 18 оныкчыгы, 8 оныкчыгының баласы бар.

Бабабыз, Нургали Хәйрулла улы Хәйруллин,  1987 елның гыйнвар аенда вафат булган. Кече Әтрәч авылы зиратына җирләнгән. 

Бөек Җиңүне яулап алуда батырларча сугышкан бабам турындагы хатирәләр безнең – аның нәсел дәвамчылары күңелендә һәм йөрәк түрендә аерым бер урын алып тора. Ул безнең өчен – ныклык һәм каһарманлык үрнәге!

Диана Нургалиева, Алабирде урта мәктәбе ­укучысы

фотоны Диана Нургалиева тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев