Авыр хезмәттә көне-төне эшләгән
Баймәт авылыннан Хәят Нәфыйкова үзенең тырыш хезмәте белән Җиңүне якынайтучыларның берсе булып тора, хезмәт ветераны “Ана даны” медале белән бүләкләнгән.
Хәят Салих кызы Зур Әтрәч авылында гади колхозчылар гаиләсендә туган. Аңа алты яшь чагында әти-әнисе районыбызның Баймәт авылына күченгән. Бу вакытта аны авыл дип тә әйтеп булмаган инде – анда нибары өч йорт исәпләнгән. Тора-бара төзелеш эшләре башланып киткән, Хәятнең күз алдында барысы да төзекләндерелгән, авыл алдынгы колхозга әверелгән. Хәят мәктәпне тәмамлагач, укуын шәһәрдә ветеринария курсларында дәвам иткән. Еш кына Тәтешкә җәяү йөрергә туры килгән – мәктәп укучыларының күбесенең белемгә һәм күп нәрсәләрне өйрәнүгә омтылышы зур булган.
Яшь кыз үзләштергән белемнәрен җирле “Труд” колхозы файдасына куллана алган. Дистә ел буе ферма атларын дәвалаган, кайберләрен кушаматлары белән олыгайган көнендә дә хәтерли торган булган.
Сугыш вакытында авылдан бер чакрым ераклыкта окоплар казыганнар. Таңнан алып караңгыга кадәр өч ай буе ул кувалда белән туң җирне чокыган. Хәят сугыш тәмамлану турындагы хәбәрне беренчеләрдән булып телефоннан ишеткән. Әлеге тарихи көндә кырларда эшләүче кешеләргә ул җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне чиксез бәхет белән сөенеп җиткергән.
1947 елның гыйнварында Хәят фронтовик егет Искәндәргә кияүгә чыккан, алар 45 ел бергә тигез гомер кичергәннәр. Биш бала үстереп, аларны аякка бастырганнар.
Хәят Салих кызы авыр заманда ач-ялангач яшәүләрен, көз көне басуда калган черек бәрәңгене җыярга туры килүен, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куюын: көндез иген уруларын, төнлә көлтә бәйләүләрен, алсыз-ялсыз эшләүләрен тыныч тормышта яшәгән вакытта да әрнеп искә ала торган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев