“Бабаем белән горурланам”
Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеена һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Җиңүгә 80 көн» масштаблы акциясенә старт бирелде.
Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 1нче сыйныф укучысы Азалия Садыйкова Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы турында сөйләде.
“Минем бабам – Ибраһим Вәли улы Садыйков. Мин туганда, аңа 92 яшь булган. Ике елдан ул бакыйлыкка күчкән, шулай итеп миңа аның белән аралашырга насыйп булмады, мин ул чакта әле бик кечкенә идем, ләкин әтием миңа аның турында еш сөйли.
Бабай 1943 елда фронтка киткән, артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Башта ул кече сержант, орудие командиры урынбасары, ә аннары орудие командиры булган. Минем бабай Берлинга кадәр барып җиткән. Аның ике ордены бар һәм медальләре күп. Сугыштан кайткач, Келәш авылында “Путь Ильича” колхозы рәисе булып эшләгән.
Әти әйтүенчә, ул сугыш еллары турында аңа еш сөйләгән, хәрби парадны карарга яраткан. Бабай СССР Югары Советы депутаты, Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины булган.
Мин үземнең бабаем белән бик горурланам”, – дип яза Азалия Садыйкова.
фотоны Азалия Садыйкова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев