Без сугыш турында сөйлибез
2025 ел - безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле ел. Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын, илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтәбез.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында 9а сыйныфы укучылары "Без сугыш турында шигырьләр белән сөйлибез" дигән шигырь конкурсы үткәрделәр (укытучысы: Л.Г.Шәрәфиева). Укучылар хәрби тематикага язылган шигырьләр һәм прозадан өзекләр сөйләделәр. Җиңүчегә кубок тапшырылды, призерлар истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев