Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җиңүнәң – 80 еллыгы

Исерек сәфәр нәрсә белән тәмамланган

Тәтеш районында юл хәрәкәте кагый­дә­ләрен тупас бозу турындагы эш буенча карар ­чыгарылган.

Суд тарафыннан ачыкланганча, машина йөртүче Вишняков юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозган: исерек хәлдә машина йөрткән һәм Тәтеш – Ундоры юлында автоинспекция хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Ир-атның гамәлләре РФ административ хокук бозу Кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча квалификацияләнгән.
Карар чыгарганда суд хокук бозуның характерын һәм шартларын, шулай ук хокук бозучының шәхесе, гаилә һәм мөлкәт хәле турындагы бе­лешмәләрне исәпкә алган. 
Нәтиҗәдә Вишняковка административ җәза: 45 мең сум күләмендә штраф һәм транспорт белән идарә итү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм итү билгеләнгән.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе мәгълүматлары нигезендә бастырылды.

фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев