Кошки-Яңа Тимбай авыл мәдәният йортында «Ерак утлы еллардан» концерт программасы булып узды
Концерт программасында сугыш елларының танылган җырлары яңгырады.
13 май Кошки-Яңа Тимбай авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ерак утлы еллардан» концерт программасы булып узды.
Концерт программасында сугыш елларының танылган җырлары яңгырады. Тамашачылар солдатларның батырлыгы турындагы шигырьләрне, авыл мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән җырларны тыңладылар. Бәйрәм концерты һәркемнең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев