-----------
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Сабый» балалар бакчасының өлкән төркемендә хәрби техника күргәзмәсе уза. Бу хакта Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы» хәбәр итә.
Балалар сугышчан машиналарны, танкларны, самолетларны, корабларны кызыксынып карыйлар. Укытучылар балаларга сугыш, Армиябезнең батырлыклары турында сөйлиләр.
фото: tetushi.tatarstan.ru/tat
Нет комментариев