Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җиңүнәң – 80 еллыгы

Сугышта элемтәче булып хезмәт иткән

2025 ел - Ватанны саклаучылар елы.

Беренче сыйныф укучысы Радэль Мингалиев үзенең бабасы турында сөйләде:

– Минем бабам Мингазиз Мингалиевич Мингалиев 1917 елның 16 сентябрендә Тәтеш районы Алабирде авылында туган. Яшь чагында Үзбәкстанга, Термез шәһәренә киткән, анда җирле педагогика училищесында башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга укыган. 

1939 елда армиягә чакырылган, элемтәче булган. Хәрби хезмәтен узган вакытта Бөек Ватан сугышы башланган. 1942 елның 26 мартында хәрби йөкләмәне үтәгәндә яраланган, ләкин, шуңа да карамастан, йөкләмәне үтәгән. Моның өчен ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.    

Яраланганнан соң, Мингазиз Мингалиевич комиссовать ителгән, 1943 елда кабат Кызыл Армия Югары мәктәбенә кызылармияче итеп чакырылган. 1944 елда тулысынча комиссовать ителгән һәм туган авылы Алабирдегә кайткан. 

Сугыштан соң карт бабам җирле почта бүле­гендә начальник  булып эшләгән. Балалар һәм онык­лар үстергән. 1995 елның 26 августында ­вафат булган. 
Үземнең карт бабамны мин белмим, аны бары тик сурәтләрдән генә күреп беләм. Аның турында мин нибары бабам сөйләгәннәрдән генә беләм. Илебезнең Җиңүенә керткән өлеше өчен үземнең карт бабам белән горурланам.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев