Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җиңүнәң – 80 еллыгы

Танк бригадасында сугышкан

Киртәле урта мәктәбе укучысы Тимур Агеев үзенең батыр карт бабасы турында сөйләде.

– Филипп Назарович Агеев 1916 елның 25 августында Киртәле авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Бабамның балачагы бик авыр булган. Армиягә чаклы тракторчы булып эшләгән. Хәрби хезмәттән соң, туган авылына кайткан һәм кабат тракторга утырган.

Аның тыныч хезмәт тормышын сугыш өзгән. 1941 елның августында Филипп Назарович Ватанны сак­ларга киткән, танк бригадасында сугышкан. Сугышта ул батырлык, кыюлык һәм тапкырлык күрсәткән. Бәрелешләрнең берсендә яраланган, контузия алган. Госпитальдән чыккач, карт бабам 101нче бригадага кушылган.

Сугышта кабат яраланган. Савыккач, ул Невельск Кызыл Байраклы полкының 78нче танк бригадасында сугышуын дәвам иткән. 

Бөтен сугышны үтеп, Филипп Назарович 1946 елда демо­билизацияләнгән, Кир­тәлегә кайткан. Колхозда бригадир булып эшләгән, ә соңыннан колхозга җитәкчелек иткән. 

Карт бабам 79 яшендә вафат булган. 

Мин аның халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүенә өлеш кертүе белән горурланам. Ватаныбыз азатлыгын саклап калган барлык сугышчыларга рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "80-летие Победы"