Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Аулак өй”гә җыелдылар

Зур Әтрәч кешеләре, Алабирде ак калфаклары китапханәдә күңел ачтылар

(Тәтеш, 5 март, “Тәтеш таңнары”, Илнур Юнысов, фото Мәрзыя Юнысова). Авыл китапханәчесе Зөбәрҗәт Хәйруллина ­халкыбыз йолаларын дәвам итү максатыннан ­чаралар үткәреп тора.

– Ки­тапханәдә татар хал­кы­ның борынгы йолаларын яңартып, төрле чаралар үткәрәбез. Күптән түгел китапханәбездә “Аулак өй” оештырдык. Аңа үзебезнең авыл кешеләрен генә тү­гел, үзенчәлеклерәк һәм күңеллерәк булсын, яшь вакытларны да искә төшереп утырырбыз дип, ике авыл кешеләрен бергә очраштырасыбыз килеп, күрше авыл хатын-кызларын да кунакка чакырдык, – дип уртаклашты чараны оештырган Зөбәрҗәт Ибраһим кызы. – Шулай итеп, Алабирденең “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Габбазова белән берлектә ак яулыклы ханымнар да безгә килделәр. Әтрәчлеләр­дән төрле яшьтәге апалар җыелды. Гармунчыбыз Васыйл Юнысов аулак өйгә ямь өстәп, җырлатты да, биетте дә, үзе дә күңелле җырлары белән рух күтәренкелеге өстәде. Җыелучылар рә­хәтләнеп татар халык уеннарын да уйнадылар, дөнья хәлләре, тормыш-көнкүреш турында да гәпләштеләр, табышмакларга җаваплар да әйттеләр, хәтта бергәлә­шеп мәкальләрне дә искә төшердек. 
Китапханәче әйтүенчә, алар уйнап-көлеп кенә утырмаган:  кемдер оекбаш, кемдер башмак бәйләгән, кемдер йон эрләгән. Авылдашлары Мәрзыя Юнысова һәрбер күренешне видеога һәм фотога төшереп торган.

– Уңган хатын-кызлар бер генә минутларын да бушка уздырмый. “Аулак өй”гә тәмле ризыклар да пешереп алып килделәр. Әле тагын бездә “Аулак өй” баруын белгәч, Мәскәүдән дә күчтәнәчләр килеп иреште. Татар халкы кунакларны сыйламыйча җибәрми, әлбәттә. Мул табын янында аеруча да күңелле булды. Кунакчыллык татар халкының күркәм йолаларының берсе бит инде ул. 
Бергәләп “Аулак өй”дә утырулар алга таба да дәвамлы булсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев