Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Авыл чишмәсе яңа сулыш алды

Байрашта Чокырлар чишмәсе халыкны тәмле суы белән сөендерә.

(Тәтеш, 10 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина, Булат Йосыпов фотосы). Байрашлылар авылдагы кизләүне төзекләндерүгә зур тырышлык куйган.

“Бу чишмәгә бик күп еллар элек безнең әбиләр, апалар тәмле су алырга йөргәннәр. Ул чокыр төбендәрәк булгач, тора-бара авыл кешеләре бирегә юлны сирәгәйткән һәм чишмә ләм, төрле чүп белән томаланып, агышын югалткан, – дип сөйли авыл китапханәчесе Тәнзилә Йосыпова. – Еллар уза торды. Менә быел яз аенда ирем Тәүфыйк Йосыпов, мин, Миләүшә  Гайфуллина, Дамир Загриев, авылдашыбыз Тәлгать аның тирә-юнен чистарттык, куе булып үскән агачлардан араладык. Әлеге эшкә ирем Тәүфыйк чынлап торып алынды. Авыл халкына кирәкле әйберләр: бетон алкалар сатып алу, аларны китерү, җирне казу чыгымнарына кем ничек булдыра ала шулай ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иттек. Һәркем хәленнән килгәнчә акча бирде. Апас­та яшәүче шәхси эшкуар Лилия Зәйнуллинаның да иганә ярдәме барыбызны да сөендерде. Җыелган акчага беренчел кирәкле әйберләр сатып алдык. Киңәш-табыш иттек тә быелгы җәйдә эшне башлап җибәрдек”.

Тәнзилә ханым бел­дер­гәнчә, борынгы чиш­мәгә яңа тормыш бүләк итү юкка гына булмаячак, әлеге игелекле гамәл авыл кешеләренә иминлек, сау­лык алып килеп, үзенең тәмле суы белән һәркемгә шифа, сихәт өстәячәк. 

“Чишмә урынын махсус транспорт чакыртып казыттык, алкалар утырту эшләрен җайга салдык. Гаиләбез белән шунда мәш килдек. Ирем Тәүфыйк аеруча да тырышты. Эшләр күзгә күренеп алга барды. Чишмә яктылыкка калкып чыгарга тилмереп торгандыр диярсең, казый башлагач ук күз яшедәй чис­та су өскә тибеп-бәреп чыкты. Суы да бик тәмле” – диде әлеге чишмәне төзекләндерүдә активлык күрсәтүче Тәнзилә ­Нәзир кызы.  

Реклама

Авыл кешеләре әйтү­е­н­чә, чишмә янында эш туктап тормаган. Шушы җирлектә яшәүче Гөлфия һәм Гөлчәчәк Гаязовалар, Миләүшә Гайфуллина, Тәнзилә һәм Тәүфыйк Йосыповлар бик тырышып эшләп,  хезмәт барышында үзләреннән зур өлеш керткән. Сәлимә Шәфигуллина, Фаил Са­­фин, Дамир ­Загриев, Ләйсән Хәйруллина, Ди­ләрә Баһаветдинова да читтә калмыйча, булышлык күрсәткән. Зәкия Шакирова белән Гөлфирә Нотфуллина чишмә  тирәсенә чәчәкләр утырткан. Айрат Гаязов, Булат Йосыпов, Кәбир Гайфуллин коены чистартырга булышкан.

 “Чишмә кое рәвешендә ясалды. Анда ком астыннан өч җирдән су тибеп, бәреп чыгып тора. Тәүфыйк чишмәнең тирә-ягын рәшәткә белән тирәләп алуны төгәлләп килә”, – диделәр байрашлылар шатлык хисләрен белдереп.  

“Тәүфыйк белән Тәнзи­лә зур эш башкарды – томаланып калган чишмәне “гөл” кебек иттеләр. Мондый игелекле эшне күңеле мәрхәмәтлеләр генә башкарып чыга ала. Чишмә шифалы суы белән авылыбыз кешеләрен күп еллар буе туендырып торсын. Кайнанам аның суын “изге су” дип әйтә  торган иде. Бу хак. Бер теләгем бар: әлеге чишмәгә “Тәүфыйк” дигән исем бирсәк иде, дигән киңәшем бар. Чишмәне яңадан кайтаруда гаять зур эш башкарган Тәнзилә һәм Тәүфыйк Йосыповларга, анда эшләгән һәркемгә урамыбыз, авылыбыз халкы исеменнән ихлас хөрмәт хисләребезне җиткерәбез”, – дигән теләген белдерде Байраштан Рушания апа Гыймадиева.

Ә безнең исә, авыл халкы­ чишмә суының рә­хәтен, сихәтен күреп, аны кадерләп яшә­сеннәр иде диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев