Авыл хуҗалыгы предприятиесе – авыл тормышының нигезе
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы предприятиесе – авыл тормышының нигезе

“Агроил” авыл хуҗалыгы предприятиесе Келәш авылы җирлегендә үзенең эшчәнлеген 2019 елның августында башлап җибәрде.

(Тәтеш, 4 февраль, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).  “Агроил” игенчеләре бүгенге көндә киләчәккә ышанычлы рәвештә планнар коралар.

“Безнең төп юнәлеш – ул игенчелек. Кыр эшләренең киңлеге – 1,5 мең гектар, – дип хәбәр итте хуҗалык җитәкчесе Фәргать Хәйруллов (рәсемдә). – Беренче эш итеп без авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 30 процентка якын эшкәр­телмәгән җирне әйләнешкә керттек. 220 гектар көзге бодай чәчтек, ул нәтиҗәдә югалтуларсыз диярлек кышлап чыкты. Авыл хуҗалыгы техникаларын һәм җай­ланмаларын яңартуда ак­ча сарыф иттек. Һәм язгы кыр эшләренә 100 процент әзерлек белән килдек. Югары уңыш алу өчен, димәк, табыш та, чәчү культураларының сортларын сайлауга җаваплы һәм таләпчән рәвештә килдек. Минераль ашламаларны җитәрлек күләмдә кертү белән 1030 гектар сабан бодае, 230 гектар арпа чәчтек. Чәчүлекләрне сакчыл карап тордык, корткычлардан һәм чирләрдән чәчүлекләрне сак­лау өчен кырларны эшкәр­тү буенча кирәкле чаралар үткәрдек, үсемлекләрне һәм туфракны вакытында өстәмә ­тукландырдык”. 

Кыр эшчәннәренең тәҗрибәсе һәм тырышлыгы ярдәмендә яхшы уңыш: гектардан 43 центнер ашлык җыеп алганнар – бу әйбәт нәтиҗә.

“Бик күп нәрсә һава торышы шартларыннан тора, Аллаһ ярдәм итте, рәхмәт, – ел уңышлы булды. Техника белән исәпне оттык, кредитларсыз эшләп чыга алдык. Булачак уңышка яхшы башлангыч булдырдык, – ди Фәргать Мидхәт улы. – Алынган табыш киләчәккә планнар төзергә мөмкинлек бирә. Быел чәчү мәйданнарын тагын 500 гектарга арттырырга ниятлибез”. Авыл  хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе тырышып хезмәт куйган авыл кешелә­ренә рәхмәт белдереп, яраткан эшләре өчен җан атып торган механи­заторлар Илнур Биктимеров, Илһам Хәй­руллин, Рушан Әхмәтов, Сирин Хатыйповларны билгеләп үтте.

“Кырда эшләүче трак­тор­ларның гөрелтесен ишетәбез дә, йөрәккә рәхәт булып китә”, – дип уртаклашалар Биктимеровлар гаиләсе. Өлкән буын –  Илгиз Ильяс улы белән Сәлимә Һидиятулла кызы туган җир сулышын тоеп гомер кичерәләр. Ир белән хатын лаеклы ялга чыкканчы туган колхозларының җитешлеге хакына 36шар ел хезмәт куйганнар. “Җир – ул икмәк, ә икмәк – ул тормыш”, – диләр алар зирәк итеп. Уллары Илнур 18  яшьтән тракторда эшли башлаган – бу 24 еллык хезмәт. “Киң күңелле, үз эшен белә торган җитәкче, – дип белдерә ул Фәргать Хәйрулла улы турында. – Аның максатчанлыгы, үзенә ышанычлы булуы, эш сөючәнлеге, алгарышка омтылуы сокландыра, аны һичшиксез бары тик уңыш кына көтә”. “Эш, һәм шулай ук, яхшы хезмәт хакы да бар – бу ничек сөендермәсен инде, – ди аның хатыны Гөлшат. – Район җитәкчелеге дә “Агроил”ны хуплый – чөнки боларның барысы да Келәштә яшәүчеләр җитешлеге өчен. Әгәр хуҗалык уңышлы эшләсә, димәк, кешеләр үзләренең гаиләләрен тәэмин итә алалар, иртәгәге көнгә ышаныч белән яшиләр дигән сүз”. 


Нет комментариев