Безнең районның бердәнбер газетасына язылу кампаниясе уңышлы тәмамланды
Көн темасы

Безнең районның бердәнбер газетасына язылу кампаниясе уңышлы тәмамланды

“Авангард” һәм “Тәтеш таңнары”на 2021 елның икенче ярты еллыгына язылу нәтиҗәләре ясалды.

(Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таннары"). 
Рәхмәт сезгә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, без­нең белән бергә булганыгыз өчен. Безнең район газетасының 3714 туг­ры дусты булуына без бик шатбыз. Район газетасының тиражы бу ярты еллыкта беренче ярты еллык бе­лән чагыштырганда артты. 

Кадерле даими һәм яңа газета укучыларыбыз, “Тәтеш таңнары”на язылып, сез, асылда, Тәтеш районында булган вакыйгаларның катнашучысы буласыз. Безнең газета район һәм аның халкы тормышы елъязмасын инде күп еллар алып бара – район  газетасы укучы белән бер гасырдан артык. Бу вакыт эчендә газета битләрендә районда һәм туган респуб­ликабызда барган вакыйгалар, хезмәтләре һәм талантлары белән горурланырлык якташларыбыз турында объектив мәгълүмат басылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең һәр мәкалә, безнең районның күренекле кешеләре тормышы турында һәр хикәя, һәр вакыйга һәм яңалык, һәр язмыш гасырлар дәвамында безнең буыннар өчен саклана – “Тәтеш таңнары”ның һәр саны ­Россия дәүләт китапханәсенә, ­“Россия китап палатасы” ИТАР-ТАСС филиалына, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә һәм дәүләт архивына, район китапханәсенә җибәрелә. Гасырлар узгач, безнең нәсел дәвамчыларыбыз югарыда күрсәтелгән дәүләт учреждениеләрендә сакланып калган безнең газетабыз саннарыннан Тәтеш районында ниләр булганын, нинди кешеләр яшәгәнен, нинди казанышлар һәм нинди бурычлар хәл ите­лүен белә алачак. Ягъни без­нең барлык язмалар да гасырлар буена сак­ланачак, алар буенча район тормышы һәм безнең якташларыбыз тарихы төзеләчәк.

Хөр­мәтле газета укучыларыбыз — авыл һәм шәһәр халкы, тагын бер кат сезгә газетабызга тугрылык күр­сәткәнегез өчен тирән рәх­мәтләребезне җиткерәбез. Безнең редакция коллективы сезнең өчен киләчәктә дә иҗади эшләргә тырышачак. 
Безнең хөрмәтле өлкән буынга һәм мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларга аерым рәхмәт. 
Район оешмалары һәм учреждениеләренә – абунә кампаниясендә катнашканнары өчен, рай­онның авыл җирлекләре башлык­ларына ярдәмнәре (аларның күбесе ялгыз өлкән кешеләргә абунә бүләк итте) өчен рәхмәт. 

Без авыл хуҗалы­гы пред­приятиеләре җи­тәк­челәре Рима Сафиуллова, Радик Нургалиев, Рөстәм Сабиров, Илгиз Шәйхаттаров,  Алексей Ахтонов һәм башка хуҗалык җитәкчеләренә, эшмәкәр Алексей Карповка хәйрия ярдәме өчен рәхмәт бел­дерәбез – алар авыл халкы – хезмәт ветераннары һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә газета яздырдылар. 

“Фламакс” ­компания­се җитәкчесе, якташыбыз Фиргать Җиһаншинга “Абунә бүләк ит” акциясендә катнашканы өчен рәхмәт бел­дерәбез, ул күп балалы гаи­ләләргә, хезмәт ветераннарына, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә газетабызга 250 абунә бүләк итте.


Нет комментариев